Accessibility links

Кайнар хәбәр

Санкцияләргә карамастан Русия олигархларының очкычлары Европа өстеннән очуын дәвам итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Барлыгы шундый 30 рейс теркәлгән диелә.

Русия олигархларының очкычлары санкцияләрне урап узып, Европа өстеннән очуын дәвам итә. Барлыгы шундый 30 рейс теркәлгән, дип хәбәр итә Германиянең Welt басмасы.

Март уртасында Британия хакимиятләре Millhouse инвестицион ширкәте башлыгы, миллиардер Евгений Швидлерның очкычын кулга алды, Швидлер миллиардер Роман Абрамовичның дусты дип санала. Кулга алынганчы аның очкычы Европа берлегендә, шул исәптән Германиянең һава киңлегендә очкан. Соңгы мәртәбә Швидлер 18 мартта Һамбургтан Лондонга очкан.

Русиянең тагын бер олигархы Алишер Усмановның очкычы һава киңлеге ябылгач та икенче көнне үк, ягъни 28 февральдә Мүнһеннән очып киткән. Бер үк вакытта эшкуарның тагын бер очкычы Флоренциядән Ташкентка очкан.

Эшкуар Альберт Авдолянның Сан-Маринода теркәлгән, Швейцария ширкәте тарафыннан идарә ителә торган очкычы 2 мартта Ниццадан Истамбулга очкан

Олигарх Виктор Вексельбергның Люксембургта теркәлгән очкычы да апрельдә Европага үтеп керә алган. Очкыч Базельдән очып китеп, Европа берлегенең һава киңлеге аша узган һәм Казакъстан башкаласы Нур-Солтанга төшеп утырган.

Миллиардер Александр Занадворовның боралагы да Франция буйлап очып йөри диелә. Чикләүләр кертелгәннән бирле кимендә сигез очышы теркәлгән.

Бу бизнес-джетлар һәм боралаклар Русиядә теркәлмәгән һәм Русия ширкәтләренеке түгел, шуңа алар очуын дәвам итә. Олигархларның очкычларын күзәтү авыр, чөнки еш кына милекләре ялган ширкәтләрдә яки офшорларда теркәлгән була.

Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә кертелгән чикләүләр җыелмасының берсендә Европа берлегенең һава киңлеген Русия очкычларына ябу да бар иде. Европа берлеге һәм АКШ Русиянең кайбер эшкуарларына каршы да сакцияләр кертте, аларның активлары томаланды, яхталары һәм очкычлары кулга алынды, үзләренә Европа илләренә керү тыелды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG