Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) "ят агентлар" турындагы канун хокукларны боза дип тапкан һәм Русиянең сәүдәгә корылмаган 73 оешмасына 10ар мең евро түләргә дигән карар чыгарган. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте.
Европа мәхкәмәсе кеше хокуклары конвенциясенең 11нче маддәсе - ассоциацияләр иреге бозыла дип тапкан.
Әлеге эштә "Агора" шикаять иткән оешмаларның берсе иде, аның адвокатлары 20дән артык оешманы яклады.
Оешма вәкиле Кирилл Коротеев белдерүенчә, мәхкәмә шикаять иткән оешмалар белән килешкән һәм "ят агентлар" турындагы канун сивил җәмгыятьнең хокукый эшчәнлегенә аяк чала дип тапкан.
"Бу – зур җиңү, әмма кызганыч, аны озак көтәргә туры килде. Мәхкәмә "ят агент" төшенчәсен куллануны да, мондый оешмаларга чикләүләр кертүне дә, чит илдән финанслау алудан баш тартырга мәҗбүр итүне дә хокук бозу дип тапты. "Ят агентлар" турындагы канун нигезендә салынган штрафлар – артык зур дип табылды", дип искәрткән Коротеев.
Хокук яклаучылар искәртүенчә, беренче шикаятьләрне Европа мәхкәмәсе 2017 елда кабул итеп алган. Шул вакыттан бирле ЕСПЧ-га мөрәҗәгать иткән оешмаларның яртысыннан артыгы ябылды, ә "ят агентлар" турындагы канун кешеләргә карата да кулланыла башлады.
11 июньдә Русия президенты Владимир путин ил мәхкәмәләренә ЕСПЧның 15 марттан соң кабул иткән карарларын үтәмәскә рөхсәт итә торган кануннар имзалады.
16 мартта Европа шурасының министрлар комитеты Русияне Европа шурасыннан чыгару турында карар кабул иткән иде.
Хәзерге вакытта Русия ЕСПЧ карарлары нигезендә түләнергә тиешле 74ләп миллион евро акчаны түләмәгән, моңа ЮКОСның элекке хиссәчеләре файдасына чыгарылган 1,9 миллиард евро керми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!