Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда канализация коеларының капкачларын урлау очраклары арткан, "Чаллы водоканал" шәһәр мэрыннан ярдәм сорый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кайбер очракларда люкларны да алып китәләр, шәһәрдә яшәүчеләр аларны урлап металл кабул итү пунктына тапшыра, урында "кара тишекләр" генә кала диелә.

Чаллыда канализация коеларының чуен капкачлары югала башлаган. "Кайбер очракта люкларны да алып китәләр, шәһәрдә яшәүчеләр аларны урлап металл кабул итү пунктына тапшыра, урында "кара тишекләр" генә кала, анда үтеп йөрүчеләр дә төшеп китәргә мөмкин", дип яза Chelny-biz.

Чуен капкачларны урлау очраклары арту сәбәпле, "Чаллы водоконал" шәһәр мэры Наил Мәгъдиевкә мөрәҗәгать юллаган. Аннан тәртип саклау оешмалары һәм зыян күргән оешмалар белән киңәшмә үткәрүен сораганнар.

"Чаллы водоканал" җитәкчелеге фикеренчә, металл кабул итү пунктларын контрольдә тоту – нәтиҗәле чара булачак. Мондый пунктлар милек хокукын раслаучы документлар булмаганда люк капкачларын, яңгыр сулары ага торган чокырларның тимер рәшәткәләрен кабул итмәскә тиеш дип саный алар.

Chelny-biz мәгълүматынча, быел гына да коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр полициягә утызлап чуен капкачны урлаулары турында 25 гариза язган. Әлегә каракларны тапмаганнар. Тәртип сакчылары соңгы елларда бер генә мондый эшне ачыклый алган, ул да 2018 елда булган, диелә язмада.

Күптән түгел булган очракларның берсе күзәтү камераларына төшерелгән: билгесез ир канализация коесы капкачын алып, үзенең "Ока" машинасына салган. Бу хәлне күреп торучылар "Чаллы водоканал"га шалтыратып хәбәр иткән. Урынга килгән бригада канализация һәм яңгыр сулары коеларыннан дүрт капкачның югалуына тап булган.

Күптән түгел Росстат чыгарган белешмәләрдән 2022 елның беренче чирегендә фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләр саны 41 процентка диярлек артуы билгеле булды. 2022 елның өч ае эчендә Русиядә фәкыйрьләр 8,6 миллионга арткан.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG