Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүмат чаралары Казанның Алафузов театрындагы янгында яраланучылар булуын яза


Алафузов театрында чыккан янгынны берничә сәгать сүндерделәр
Алафузов театрында чыккан янгынны берничә сәгать сүндерделәр

Янучы бинадан мөстәкыйль рәвештә 80 кеше чыкты, яраланучылар юк дип хәбәр ителгән иде.

Кичә, 14 июньдә Казанның Гладилов урамында урнашкан Алафузов театрында чыккан янгында яраланучылар да булган. Бу хакта мәгълүмат чаралары яза.

Үз чыганагына таянып "Интерфакс" язуынча, кичә медицина хезмәткәрләре бер кешене хастаханәгә алып киткән. Mash Iptash исә ике кеше яраланган, берсе төтеннән агуланган, икенчесе пешкән, дип яза. Шулай ук, канал мәгълүматынча, бинаның түбәсе җимерелергә мөмкин.

"Созвездие-Йолдызлык" арт-резиденциясе бинасындагы янгын турында мәгълүмат кичә 11:38 сәгатьтә килгән. Чорма яна башлаган, соңрак ут түбәгә күчкән. Янгынны берничә сәгать сүндерделәр. Бинадан мөстәкыйль рәвештә 80 кеше чыкты, җәрәхәтләнүчеләр юк дип хәбәр ителгән иде.

Алафузов театры – архитектура һәйкәле, ул XIX гасыр ахырында, "халык йорты" һәм эшчеләр өчен училище буларак сәнәгатьче Иван Алафузов акчасына төзелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG