Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВВС: хәзер Русиядән 19 илгә генә очарга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия эчендә дә очышлар чикләнгән: Украинага каршы сугыш башланган көнне Росавиация илнең көньягындагы 11 һава аланына очышларны тыйды. Шул вакыттан бирле бу тыюны 18 мәртәбә озайттылар, соңгы тапкырында  – 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк диделәр.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия тирәсендәге һава киңлеге күп юнәлешләрдә ябылды.

Русия эчендәге очышлар да чикләнде: илнең көньягындагы 11 һава аланы өч айдан артык эшләми. ВВС авиация белән бәйле вазгыять турында язып чыкты.

Русия һөҗүменә җавап итеп. АКШ, Канада һәм Европаның Сербиядән башка илләре Русия очкычларына үз һава киңлекләрендә очуны тыйды. Көнбатышның һава ширкәтләре Русиягә очудан туктады. Нәтиҗәдә Русиядән туры рейслар 62 процентка кимеде, хәзер 19 илгә генә очып китәргә мөмкин диелә.

Һава киңлекләрен япкан илләргә эләгү өчен хәзер русияләргә башка очкычларга күчеп утырып очарга туры килә. Төп күчеп утыру урыны – Төркиянең Истанбул шәһәре. Европага тагын бер "тәрәзә" – Белград. Сербия Европа санкцияләренә кушылмады һәм бу илнең очкычлары Мәскәүгә, Петербурга һәм Сочига очуын дәвам итә. Европага Фарсы култыгы илләре аша да эләгергә мөмкин.

Русия эчендә дә очышлар чикләнгән: Украинага каршы сугыш башланган көнне Росавиация илнең көньягындагы 11 һава аланына очышларны тыйды. Шул вакыттан бирле бу тыюны 18 мәртәбә озайттылар, соңгы тапкырында – 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк диделәр. Популяр көньяк юнәлешләрдә хәзер Сочига гына очарга була.

Русия туроператорлары берләшмәсе аналитиклары мәгълүматынча, май ахырына сатылган җәйге турларның күбесе Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга, шулай ук үзбилгеләнгән Абхазиягә һәм Русиянең үзенә булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG