Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү оккупацияләгән Херсон өлкәсендә 24 февральдән соң туган балаларга Русия ватандашлыгы бирелә


Украинаның Русия басып алган Херсон өлкәсендә 24 февральдән соң туган барлык балаларга автомат рәвештә Русия ватандашлыгы биреләчәк.

Бу турыла ТАССка оккупацияләнгән җирләрдә Мәскәүдән куелган хакимият башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов белдергән. Херсон өлкәсендәге ятим балаларга ватандашлык инде бирелде дигән ул.

Түрә бу процедураның юридик яктан ничек башкарылуын һәм нинди кануннар кулланылуын ачыкламаган.

25 майда Русия президенты Владимир Путин оккупацияләнгән Херсон һәм Запорожье өлкәләре җирләрендә яшәүчеләргә Русия ватандашлыгы бирүне гадиләштерүче фәрман имзалады. Ул әлеге җирләрдә яшәүчеләргә Русия ватандашлыгын Мәскәү бәйсез республикалар дип таныган, фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" һәм "Луһански халык республикасы" кешеләренә бирелгән кебек үк бирүне күздә тота. Әмма анда ватандашлыкны автомат рәвештә бирү каралмаган.

Херсон өлкәсе тулысынча диярлек Русия армиясе тарафыннан басып алынган.

10 июньдә Украина Югары радасында БМОның кеше хокуклары һәм бала хокуклары комитетларына, БМО халыкара мәхкәмәсенә һәм Качаклар мәсьәләләре югары комиссарына мөрәҗәгать проекты теркәлде. Анда депутатлар Русия ягына "урланган яки көч белән алып кителгән" яки оккупацияләнгән җирләрдәге балаларны Русия гаиләләренә асрамага бирүдән яклауны сорый. Рада шулай ук халыкара оешмалардан бу балаларны Украинага кайтарырга ярдәм итүне сорый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG