Фестиваль 19 июньдә, шәһәрнең Җиңү паркында узарга тиеш иде. Концертка Русия төбәкләреннән артистлар килергә ниятләде. Ләкин оештыручыларның шәһәрнең мәдәният бүлеге белән каршылыклары килеп чыкты. Музыкантларга кайбер җырлардан баш тартырга кушылды. Аерым алганда "Перемен требуют наши сердца", "Пачка сигарет" һәм башка кайбер җырлар тыелды. Оештыручылар моның белән килешмичә, фестиваль уздырудан баш тартты. Соңрак аның августка күчерелүе әйтелде.
Чаллы шәһәре мәгълүмат сәясәте һәм PR идарәсендә "БИЗНЕС Online"га белдерүләренчә, рок-фестиваль имеш җырлар тыелуга түгел, ә чараны киңрәк итеп уздыру өчен күчерелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!