Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевның изоляторда сәламәтлеге начарайган


Раиф Февзиевны тоткарлау
Раиф Февзиевны тоткарлау

Хатыны әйтүенчә, Раиф Февзиевкә тиешле медицина ярдәме дә күрсәтелми –табиблар авыруны тикшереп тормый гына антибиотиклар билгели.

"Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар Раиф Февзиевнең тикшерү изоляторында сәламәтлеге начарайган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Лиана Февзиева һәм адвокат Эдем Семедляев сөйләгән.

Алар әйтүенчә, начар ашатулары, медицина ярдәме булмавы сәбәпле ирнең яңа чирләре чыккан. Бер ел эчендә имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган диелә.

Тикшерү изоляторында бирелгән ризык хәләл булмаганга, Февзиев туганнары җибәргәнне генә ашый. Хатыны әйтүенчә, Раиф Февзиевкә тиешле медицина ярдәме дә күрсәтелми –табиблар авыруны тикшереп тормый гына антибиотиклар билгели.

Моннан тыш мәхкәмә коллегиясе Лиана Февзиевага мәхкәмә утырышларына балаларын алып килүне тыйган. "Әгәр очрашу сорап мөрәҗәгать итсәк, мәхкәмә тыңлауларына балалар килмәсә генә моны хуплаячакларын әйттеләр. Ягъни әгәр балалар утырышларга килмәсә, аларга әтиләре белән тикшерү изоляторында күрешергә рөхсәт итәчәкләр. Болар бер-берсенә ничек бәйледер, белмим. Алар фикеренчә, мәхкәмә процесслары бала психикасын боза. Ә тикшерү изоляторындагы очрашу бозмыймы?" дип сөйләгән ул.

Узган елның 17 августында Русия куәт оешмалары кырымтатар йортларында биш тентү уздырган иде. Тентүләрдә биш кешене, шул исәптән Февзиевны да тоткаладылар.

Аларны "Хизб-ут Тәхрир"гә катнашлары бар дип шкләнеп, террорчы оешма эшчәнлеген оештыру яки анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләделәр.

Русия хакимиятләре "Хиз ут-Тәхрир" ислам фиркасен террорчы оешма дип тапты. 2014 елның язында Кырымны аннексияләгәннән соң, Русия хакимиятләре хәрәкәткә иярүчеләрне, нигездә кырымтатарларны эзәрлекли башлады. Еш кына тентүләр вакытында табылган дини әдәбиятка гына нигезләнеп, аларга каршы террорчылык турындагы маддә нигезендә җинаять эшләре ачалар. Хәзерге вакытта Русия хакимиятләре террорчы эшчәнлек белән бәйләгән йөздән артык кеше сак астында, яки төрмәдә. Аларның күбесен халыкара хокук яклау оешмалары сәяси тоткыннар дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG