Уфаның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәге җитәкчесе Рим Булатов коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне өйләреннән куып чыгарырга, моны телевидениедан да күрсәтергә тәкъдим иткән, дип яза Mkset.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев әлеге тәкъдимне "Мин болай эшләргә ашыкмас идем" дип җаваплаган диелә.
Уфаның беренче вице-мэры Сергей Кожевников исә, түләмәүчеләрнең фатирларына ешрак барырга һәм санагычларын (счетчик) тикшерергә тәкъдим иткән.
БашРТС мөдире Тимофей Дубровский фикеренчә, андыйларның фатирларына кереп тикшерүләр - җылылык өчен түләүләрне алырга булышачак һәм вакытында түләп баручыларга бурычлы күршеләре өчен түләргә туры килмәячәк.
Күптән түгел халык кереме иң югары булган төбәкләр исемлегендә Башкортстанның 35нче урында торуы хәбәр ителде. Республикада фәкыйрьлек чигендәгеләрнең күләме 11,4 процент.
Башкортстаннарның керемнәре кимесә дә, Украинаның фетнәчел төбәкләренә ярдәм җибәрүдә Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгылыкта. Республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды, даими рәвештә һуманитар ярдәм дә җибәреп тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!