Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы: Русиядән китүләре сәбәпле, илгә 170 мең IT-белгеч җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиягә каршы чикләүләр кертелгәннән соң, бу белгечләр илдән күпләп күчеп киткән диелә. Майда уздырылган тикшеренүләргә күрә, 2022 елның беренче ярты еллыгында Русиядән 40 меңләп IT-белгеч китәчәк. Нигездә, илдән Русиядәге офисларын япкан чит ил ширкәтләренең хезмәткәрләре китә.

Эчке эшләр министры урынбасары, статс-сәркатиб Игорь Зубов Русиягә якынча 170 мең IT-белгеч кирәк дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

Аның әйтүенчә, Русиягә каршы чикләүләр кертелгәннән соң, бу белгечләр илдән күпләп күчеп киткән. Зубов әйтүенчә, илдә IT-тармакта миллион кеше эшли. Русиягә ничә белгечнең киләчәге "бүгенге чараларның" ни кадәр кызыксыну уятачагына бәйле, дигән ул. Аларның уртача хезмәт хакы 140 мең сум булыр дип фаразлана.

15 июньдә Русия думасы чит ил IT-белгечләренә Русиядә яшәүгә рөхсәтне гадиләштерелгән тәртиптә алырга хокук бирүче канун кабул итте. Яшәүгә рөхсәтне алар белән бергә тормыш иптәшләре, балалары (тәрбиягә алынганнары да), балаларының тормыш иптәшләре, әбиләре, бабалары, оныклары ала алачак.

Майда уздырылган тикшеренүләргә күрә, 2022 елның беренче ярты еллыгында Русиядән 40 меңләп IT-белгеч китәчәк.

Нигездә, илдән Русиядәге офисларын япкан чит ил ширкәтләренең хезмәткәрләре китә диелә.

Владимир Путинның Украинага каршы сугышына протест белдереп, Көнбатышның IT-ширкәтләре Русиядән китте. Кайбер белгечләр бу Русия ширкәтләренә бушап калган урынны алу, үз продуктларын тәкъдим итү өчен форсат дип саный. Әмма чит ил програмнарын җирлеләренә алыштыру җиңел булмаячак. Русия софты әлегә кулланышта нибары 30-35% тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG