Русиядә операторлар элемтә хезмәте килешүе төзегәндә SIM-карт өчен аерым акча түләтә башлаган. "МегаФон" һәм аның бүлендеге – Yota сим-карт өчен 50 сум ала башлаган да инде, дип яза "Коммерсантъ".
Билайн хезмәтне 21 июньнән түләүле иткән, бәясе шулай ук 50 сум. МТСта өстәмә акчаны 24 июньнән, ә Tele2-да 1 августтан ала башларга ниятлиләр диелә. Шул ук вакытта "Коммерсантъ"ка чыганагы МТСның кайбер төбәкләрдә сим-картлар өчен акчаны инде түләтә башлавын сөйләгән.
Элек элемтә операторлары, абонент безнең хезмәтләрдән озак кулланса, бу чыгым кайтарылачак дип, сим-карт өчен түләүне үз өстенә ала иде, дип аңлаткан TelecomDaily баш мөдире Денис Кусков. "Хәзер бу отышсыз, чөнки яңа сим-картны гадәттә вакытлыча куллану өчен сатып алалар", дигән ул.
Басмага элемтә операторларының берсендәге чыганагы әйтүенчә, июнь аенда бер сим-картка бәя 250 процентка арткан. Сентябрьгә аның бәясе 420 процентка артырга мөмкин, дип фаразлаган ул. "Русиядә сим-картларны күпләп җитештермиләр. Аларны зур партияләр белән җитештерү отышлы, чыгымнары зур күләмнәр хисабына гына каплана" дигән ул.
MForum аналитигы Алексей Бойко сүзләренчә, 24 февральгә кадәр, ягъни Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы, Русия элемтә операторлары сим-картларны зур дөнья тәэминатчыларыннан алган, әйтик Европаның Gemalto, Giesecke & Devrient ширкәтләреннән. "Күпләп җитештергәнгә, аларның бәяләре чагыштырмача түбән иде. Европа җитештерүчеләреннән сим-картлар сатып ала алмый башлагач, операторлар Азия ширкәтләренә йөз тотарга мәҗбүр булды, аларныкы кыйммәтрәк", дигән ул.
Аның фикеренчә сим-карт өчен акча алулары – яки операторларның өстәмә керем чыганагы булдырырга тырышуы аркасында, яки элек тәэмин иткән ширкәтләрдән сим-картларны Русиягә яңа юллар белән кертәләр, ә бу операторларның чыгымнарын арттыра.
"ТМТ Консалтинг" баш мөдире Константин Анкилов фикеренчә, сим-картлар кыйммәтләнү аркасында, элемтә операторларының абонентлар саны акрын артачак.
Башкортстанның Mkset басмасы хәбәрчесе дә Русиядәге иң зур өч элемтә операторы: "Мегафон", "Билайн" һәм "МТС" белән сөйләшкән, башкортстаннарны яңа сим-карт алганда нәрсә көтүен белешкән.
Сим-картларның бушлай бирелмәячәген басмага "Билайн" һәм "Мегафон"да раслаганнар. Бәясе, "Коммерсантъ" язганча, 50 сум дигәннәр. "МТС" әлегә акча алынмый дип белдергән.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!