Эчке эшләр министрлыгы сак астында тоту шартлары начар булган өчен Чаллыда яшәүче хатын-кызга 30 мең сум компенсация түләячәк. Бу хакта Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә сылтама белән "Вечерняя Казань" яза. 2016 елның октябреннән 2021 елның декабренә кадәр бу хатын-кыз 35 мәртәбә вакытлыча тоту изоляторына эләккән булган.
Ул сак астында тотылу шартлары "Европаның җәфалауларны һәм дәрәҗәне төшерүче мөнәсәбәтне булдырмау стандартларына, тоткыннар белән үзеңне тоту кагыйдәләренең стандартларына", шулай ук федераль кануннар җыелмасы таләпләренә туры килми дип белдергән.
Чаллы мәхкәмәсе шәһәрнең эчке эшләр идарәсе тарафыннан чынлап та канун бозулар булган дип тапкан һәм хатынның дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән диелә. Эчке эшләр министрлыгы аңа 30 мең сум түләргә тиеш. Мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәренчә, әлегә карар үз көченә кермәгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!