Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасының Татарстаннан элекке депутаты Фатих Сибагатуллин вафат


Фатих Сибгатуллин
Фатих Сибгатуллин

Аңа 72 яшь иде. Мәрхүм белән хушлашу урыны һәм вакыты турында мәгълүмт соңрак билгеле булачак.

24 июньгә каршы төндә Русия думасының Татарстаннан элекке депутаты Фатих Сибагатуллин вафат булган. Аңа 72 яшь иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты. "Бу Фатих Сәүбәновичның туганнары һәм якыннары өчен генә зур югалту түгел. Ул чын ватанпәрвәр иде, туган җирен чын күңелдән яратты", дип белдергән Миңнеханов, бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәрхүм белән хушлашу урыны һәм вакыты турында мәгълүмт соңрак билгеле булачак.

Фатих Сибагатуллин 1950 елда Арча районы Апаз авылында туган. Казан ветеринария институтын тәмамлаган.

1990-1995 елларда Татарстанда авыл хуҗалыгы министры, 2007-2021 елларда Русия дәүләт думасының депутаты, төрле елларда Арча, Балтач, Мамадыш, Нурлат районнарында башлык булып хезмәт итте.

Республикада ул -билгеле кеше, аның турында каты куллы җитәкче дип сөйлиләр иде. Авыл хуҗалыгы тармагының яхшы белгече дип бәяләнде.

Соңгы елларда тарих белән кызыксынды, берничә китап чыгарды. Авторлык турында төрле имеш-мимешләр дә күп булды, аның өчен акчага аерым тарихчылар китапларын яза дигән сүзләр йөрде.

Сибагатуллин китаплары өчен 2014 елда Республиканың иң дәрәҗәле Тукай премиясенә дәгъва кылды, шуның аркасында гауга купты, "бу - беренче чиратта әдәби әсәрләр өчен бирелә торган премия"дип аның намзәте төрле сәнгать эшлеклеләре тарафыннан тәнкыйтьләде.

Фатих Сибагатуллин Азатлыкка үзен Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек дип санавын һәм премиядән баш тартмаячагын белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG