24 июньгә каршы төндә Пермьдә һәм Белгородта билгесез затлар хәрби комиссариатларны яндырмакчы булган. Бу хакта Baza басмасы хәбәр итә.
Белгородта төнгә сәгать өчләр тирәсендә билгесез зат хәрби комиссариат тәрәзәсен ватып, янучан сыекча тутырылган ике шешә аткан диелә. Бер бүлмәдә өстәлгә ут капкан. Янгынны тиз сүндерүләре хәбәр ителә.
Тагын бер һөҗүм Пермьдә, шәһәрнең Киров районындагы хәрби комиссариатына булган. Һөҗүм булган урында янучан сыекча тутырылган дүрт шешә тапканнар, икесе ватылган, икесе шул килеш калган, янгын чыкмаган.
Ике очракта да һөҗүм итүчеләр качып киткән.
Бүген Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына дүрт ай булды, Русия хакимиятләре һөҗүмне "махсус хәрби операция" дип атый.
Бу вакыт эчендә 18ләп тапкыр илнең хәрби комиссариатлары һәм хәрби хезмәткә чакыру пунктларына ут төртергә тырыштылар.
Җәрәхәтләнүчеләр булмады, нигездә янгыннан зур булмаган зарар килде. Күп очракта һөҗүм итүчеләрне тапмадылар, әмма аерым алганда Мәскәү өлкәсе һәм Удмуртиядә ут төртүләрдән соң берничә кеше кулга алынды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!