Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия көймәләре Либерия байрагы астында нефть ташый,  иминлек сертификатын Һиндстанда алалар


 "Совкомфлота"ның нефть ташучы йөк көймәсе
"Совкомфлота"ның нефть ташучы йөк көймәсе

Көнбатыш чикләүләренә карамастан, Русиянең "Совкомфлот" ширкәтенең нефть ташый торган йөк көймәләре Европа портларына баруын дәвам итә.

Чикләүләрне урап узу өчен "Совкомфлот" бүлендек ширкәтләрен Кипрга һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә урнаштырган, аның танкерлары Либерия байрагы астында йөзә, ә иминлек сертификатларын Һиндстанда бирәләр. Бу хакта Коррупцияне һәм оештырылган җинаятьчелекне тикшеренү үзәге (OCCRP) һәм Reuters агентлыгы яза.

2022 елның маенда OCCRP "Совкомфлот"ның 18дән артык көймәсен ачыклаган, Украинага бәреп керүе өчен Русиягә кертелгән санкцияләргә карамастан, алар рейсларын дәвам иткән. Уртача алганда, һәр көймә 240 миллион долларлык нефть ташый диелә. Тикшерүчеләр "Совкомфлот"ның алты танкерын күзәткән, алар АКШка, Италиягә, Даниягә һәм Нидерландка йөзгән, яки аларның портларында туктап торган.

Тикшерүчеләр ачыклавынча, "Совкомфлот" операцияләрен Кипрдагы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге бүлендек ширкәтләре аша башкара һәм Либерия байрагы астында йөзә, шул рәвешле санкцияләрне урап уза.

Чикләүләр кертелгәннән соң да "Совкомфлот" йөк көймәләре ни өчен элеккегечә Европа портларына керә ала – Европа берлеге матбугат хезмәте моны аңлатмаган. Моңа фикер белдерүне сорагач, "Совкомфлот" та җавап бирмәгән.

Reuters мәгълүматынча, санкцияләр кертелгәч, Көнбатыш ширкәтләре "Совкомфлот"ның нефть ташучы көймәләренә иминлек сертификатлары бирүдән баш тарткан.

Хәзер ширкәтнең Дубайдагы бүлендеге идарәсендәге көймәләр иминлеген Һиндстанда раслата диелә. Һиндстанның сертификат бирүче ширкәте – IRClass "Совкомфлот"ның 80нән артык көймәсенә иминлек сертификаты бирүен белдергән.

Бу сертификатны алу көймәләрнең диңгездә йөзәргә яраклы һәм куркынычсыз булуын раслый. Ул иминиятләштерү һәм портларга керә алу өчен кирәк.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, АКШ һәм Европа берлеге илләре "Совкомфлот"ка каршы чикләүләр кертте, ул Русиянең иң зур көймә ширкәтләреннән. АКШта март ахырында, Европа берлегендә - май уртасында чикләүләр үз көченә керде.

Июнь башында Европа берлеге Русиягә каршы алтынчы чикләүләр җыелмасын раслады. Ул Русиягә диңгез юлы белән нефть китерүне тыя.

АКШ һәм Европа берлеге Русия нефте белән күмеренә эмбарго керткәннән соң, Кытай һәм Һиндстан Русия энергия чыганакларын сатып алуны берничә тапкырга арттырды.

Трейдерлар, Русия казылма ягулыкларны Азиа илләренә 30 процент ташлама белән сата дип ышандыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG