Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш чорында Башкортстанда татар китапларына акча кими


Башкортстанда 2021 елда чыккан биш китап
Башкортстанда 2021 елда чыккан биш китап

Башкорстанда татар китапларын бастыруны арттыру нияте булса да, Путинның Украинага каршы башлаган сугышы күп нәрсәне үзгәртте.

Соңгы елларда Башкортстан "Китап" нәшриятының татарча китаплар бастыруы нык кимеде. 2004 елда нәшриятының Республика халыклары әдәбияты бүлеге татар телендә 17 китап чыгарса, 2012, 2013, 2017 елларда чыккан басмалар саны 9га, 2018дә – 8 китапка калды. 2021 елда исә нибары 5 китап чыкты.

Нәшриятның 2022 елга тематик планы нигезендә татар телендә 7 китап чыгарга тиеш. Шуның берсен сызып ташланган, нәтиҗәдә 6 китап чыгарга тиеш. Узган ярты елда нибары икесе генә нәшер ителгән.

Азатлык татар китапларының хәлен белешеп берничә белгечкә мөрәҗәгать итте.

Вакытлы күренешме, әллә тенденцияме?

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Зәки Әлибаев моны вакытлыча авырлыклар белән аңлатты:

Зәки Алибаев
Зәки Алибаев

— Быел китаплар чыгару нык киметелде. Бу татарча гына түгел, барлык китапларга да кагыла. "Яшьләр тавышы" дигән серияне бөтенләй кыскарттылар. Хәзер бу сериядә китаплар ике елга бер чыгачак. Фәнни китаплар да киметелде, чөнки быел акча бүленмәде, финанслау 40 процентка кыскартылды. Хәтта быел чыгарга тиешле планга кергәннәр дә кыскартылды, кайберләрен электрон вариантка күчерделәр. Югыйсә алар планга кәгазь китап буларак кергән.

Әле беренче ярты еллык тәмамлануга бара, ә беренче чиректә, ягъни беренче өч айда нәшер ителергә тиешле басмалар да чыгып бетмәде. Бу вакытлыча күренеш, — диде Әлибаев. Ул милли китаплар чыгудан туктамаячак дип ышандырды.

Китап чыгаруга Русиянең Украинага каршы сугышы та тәэсир итми калмады. Билгеле булганча, сугыш аркасында Русиядә кәгазь хаклары да кыйммәтләнде. Моны проблем итеп Башкортстан "Китап" нәшриятының республика халыклары әдәбияты бүлеге мөхәррире, татар китаплары чыгару өчен җаваплы булган Гөлшат Абдуллина атады ул шулай ук авторлар кимүенә дә зарланды:

Гөлшат Абдуллина
Гөлшат Абдуллина

— Быел планга кергән 7 китапның, "Яшьләр тавышы" ике елга бер калу сәбәпле, 6сы торып калды. Шуның берсе – электрон, ул публицистик китап, берсе балалар өчен. Шулай итеп, өлкәннәр өчен 4 кенә әдәби китап кала. Әле ярты ел вакыт узды, шуларның икесе генә басылып чыкты, тагын берсе әзер.

Элек тиражлар да зур була иде, проза – 3000, шигырьләр 1500-2000 данә чыга иде. Хәзер проза 1 меңгә, шигырьләр 700гә калды. Бу кәгазь кыйммәтләнүгә дә бәйле. Китапларга кызыксыну да кими бара. Элегрәк чират көтеп ятучы кулъязмалар саны 100гә җитсә, хәзер берничә дистәдән артмый. Кулъязмаларның кимүе Язучылар берлегенең татар берәшмәсе эшчәнлегенә дә бәйле.

Проза китаплары сатыла, шигъриятне укучылар кимеде. Татарстанны күзәтәтбез, анда китаплар чыга. Алар сатыла торган үтемле китаплар нәшер итә, бездә ул яктан адымнар ясалмый. Татар китапларын арттыру мәсьәләсендә Башкортстан язучылар берлегендәге татар берләшмәсендә сөйләшү уздырып булыр иде. Җыелышып республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать язып та булыр иде, ләкин берләшмә җитәкчесе Нурлан Ганиев белән эшләп булмый.

Нәфис әдәбияттан башка бездә уку әсбаплары да чыга. Дәреслекләр, уку әсбаплары, дәфтәрләр. Аларның берничә дистә чыккан чаклары булды. Быел иң азы – нибары узган елда чыккан уку әсбапларына ике програм гына чыкты. Әсбаплар чыгару буенча бер кеше эшли иде, ул китте, урынына кеше алынмады, — диде Гөлшат Абдуллина.

"Бүген хәл үз сүзен әйтерлек кешеләр бетүгә дә бәйле"

Азатлык татар китаплары күпләп чыккан елларда нәшриятта республика халыклары әдәбияты бүлеген җитәкләгән Динә Морзакаева фикерләрен белеште.

Динә Морзакаева
Динә Морзакаева

— Мин нәшрияттагы бу бүлектә 1993-2012 елларда эшләдем. Ул вакытта авторларның кулъязмалары 100-120гә җитә иде. Язучылар берлеге кулъязмаларны күпләп тәкъдим итте. "Яшьләр тавышы" сериясен генә алыйк. Ул 2000 еллар башында булдырылып, анда 35 яшькә кадәрге авторларның беренче җыентыклары дөнья күрә иде. Тәүдә ел саен 12 яшь язучының китаплары басылып торды: аларның сигезе – башкорт, икешәре татар һәм урыс телләрендә иде. Ул татарча ике китапның берсе проза, берсе шигырь китабы иде. Тора-бара җыентыкларның саны кими башлап, 2018 елда бишкә калды. Шуның өчесе башкорт, берешәре татар һәм урыс телләрендә. Инде ике елга бер булып калган. "Яшьләр тавышы" сериясенә авторларның яшьләре дә 35тән 40 күтәрелде. Бу сериядә китаплар кимүнең төп сәбәбе иҗатчылар булмауда.

Мин эшләгәндә урыслар белән китап саннарын республикада яшәүче халыкларыбыз санына бәрабәр чыгаруны да күтәрергә җыенган идек, ләкин ике дистә татарча китап чыккач, риза булдык. Бүгенге бу хәлләр үз сүзен әйтерлек кешеләр дә бетүгә бәйледер. Бүлек ачылган елларда милли күтәрелеш чоры иде. Бердәмлек тә көчле булды, авторлар да бик күп иде. Яшь язучылар саны белән мактана алмадык, әмма урта һәм өлкән буын язучылар шактый булды. Алар килеп, вәзгыятьне белешеп торды.

Язучылар берлегендәге татар берләшмәсендә дә абруйлы язучылар эшләде. Ул елларда милләтләргә игътибар да көчле иде. Мин ел саен тематик планга җыентыкларны күпләп тәкъдим итә идем. Шуңа бүгенге кыскартулар финанс та, башка төрле сәбәпләргә дә бәйле дип уйлыйм, — ди Динә Морзакаева.

"Миллион татарга биш китап!"

Башкортстанда иҗат итүче татар язучылары нинди фикердә?

Язучы, Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Венер Фәттахов нәшриятны мәхкәмәгә бирергә җыенуын белдерде.

Венер Фәттахов
Венер Фәттахов

— Беләсезме, мин Язучылар берлегендә 2014 елдан әгъза булып торам, һәм шуннан бирле казна акчасына нибары бер китабым гына чыкты! 2018 елда мине биш автор кергән күмәк җыентыкка тәкъдим иткән иделәр, биш кешегә бер ыштанга риза булмавымны әйттем.

Язучылар берлеге әгъзасы булмаган кешеләр дә китап чыгара ала. Минем 1996 елда нәшриятка тапшырган китапларым да ята. Башкортстанда миллионнан артык татар яши, миллион татарга биш китап. Бу бик аз. Татарлар да рухи ихтыяҗлары өчен казнага акчага түли. Моның белән килешә алмыйм, нәшриятны мәхкәмәгә бирергә җыенам, — дип сөйләде Азатлыкка Фәттахов.

Язучы Виниса Фәттахованың да "Китап" нәшриятында бер генә китабы чыккан. 80 яшьлек юбилеена да аерым җыентыгы чыкмады, ди ул.

Виниса Фәттахова
Виниса Фәттахова

— "Китап"та казна акчасына 2009 елда бер китабым нәшер ителде. 2009 елда Язучылар берлегенә алдылар. Узган ел 80 яшьлек юбилеема китабым чыкмасмы дип көттем, күмәк җыентыкка керергә тәкъдим иткәч, каршы булдым. 80 яшемә җитеп, аерым китап чыгара алмадым. Быелга да ышандырган иделәр, төшеп калган. Үзнәшер дүрт китабым чыкты.

Бүген татар берәшмәсендә 60ка якын әгъза исәпләнә, китап чыгару әлегечә дәвам итсә, алар 10-12 ел чират көтәргә тиеш. Нәшрияттә әгъза булмаганнарның да китаплары чыга, димәк бу вакыт тагы да арта, — ди Фәттахова.

Башкортстан язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе Нурлан Ганиев исә китап чыгару мәсьәләсендә Азатлыкка үз фикерен белдерергә теләмәде.

Татар язучылары көзгә җыелып китап чыгару авырлыклары турында сөйләшү уздырырга җыена. Бу хакта татар берләшмәсенең проза секциясе рәисе Дилбәр Булатова белдерде. Ел ахырында Башкортстан Язучылар берлегенең корылтае узарга тиеш. Татар язучылары корылтайга кадәр берлектә әгъза булган һәм булмаган актив шагыйрь һәм прозаикларны җыеп сөйләшү уздырырга җыена.

Башкортстан "Китап" нәшриятының республика халыклары әдәбияты бүлеге 1994 елда оештырыла. Китап нәшриятының чишмә башы булган "Башкнига"да 1926 елларда 232 исемдәге китап дөнья күреп, шуларның 190 башкорт, 10 урысча, 32се татарча чыккан. 1994 елда чыккан тәүге китап Марис Нәзировның "Янә утларга керәм" җыентыгы булды. Бүгенге көнгә кадәр 150 якын әдәби китап нәшер ителгән. Нәшриятта соңгы ике дистә елда башкорт язучыларының томлыклары да күпләп нәшер ителсә дә, татар телендә бер кешенең дә томлыклары чыкканы булмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG