Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фермерлары терлекләрен иткә тапшырудан баш тарта


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Сатуга чит илдән кертелгән арзанлы сыер ите чыкканнан соң, ит комбинатлары фермерлар терлеген сатып алу бәясен төшергән диелә.

Ит комбинатлары тәкъдим итә торган сатып алу бәяләре түбән булганга, Русия фермерлары терлекләрен иткә тапшырудан баш тарта башлаган. Бу хакта сыер ите җитештерүчеләр һәм ит эшкәртүче зур ширкәтләргә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Сатуда чит илдән кертелгән арзанлы сыер ите барлыкка килгәннән соң, ит комбинатлары фермерларның терлеген сатып алу бәясен төшергән диелә.

Дәүләт ит җитештерүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Сергей Юшин әйтүенчә, итне күпләп сатып алу бәясе төшү рубль кыйммәтләнү белән бәйле. Шул сәбәпле алга таба чит илдән кертелгән чимал тагын да артачак, дигән ул.

"Бу вазгыять эчке җитештерү кимүгә китерергә мөмкин, якын киләчәктә тармакка билгеле бер куркынычлар тудырырга мөмкин", дигән ул.

Юшин әйтүенчә, ит комбинатлары итне отышлы бәягә сата алмый, чөнки Русиядә иткә караганда терлек бәясе кыйммәтрәк.

Шулай ук ул Русиядә җитештерелгәненә караганда чит илдән кертелгән сыер ите бәясе кимендә 25 процентка арзанрак, шуңа фермерларга терлекләрен арзан бәягә иткә тапшыру отышлы түгел дип әйткән.

Сыер ите җитештерүчеләр әйтүенчә, фермерлар киләчәктә бәянең артуына өметләнә шуңа хәзергә терлекләрен иткә тапшырудан баш тарта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG