Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр июньдә 14 процентка кимегән


2019 елның шул чоры белән чагыштырганда, сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр 24 процентка кимегән.

Казан сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр июньнең беренче өч атнасында узган елның ковид чикләүләре гамәлдә булган шул чоры белән чагыштырганда 14 процентка кимегән. Бу турыда Focus Technologies-ның тикшеренүләр һәм консалтинг бүлеге башлыгы Михаил Васильев сүзләренә нигезләнеп, "Бизнес Online" яза.

Пандемиягә кадәрге 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда, сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр 24 процентка кимегән.

Май аенда исә 2021 елның мае белән чагыштырганда кимү 30 проценттан артык булган.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң чит илләрнең дистәләрчә эре ширкәте Русиядән китте. Аларның күбесе сәүдә үзәкләрендә урын арендалап эш итә иде. Шулай ук иң зур кино ширкәтләре дә яңа фильмнарын Русия кинотеатрларында күрсәтүдән баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG