Кичә кич Мәскәүдә паркта йөргәндә полиция оппозиция сәясәтчесе Илья Яшинны тоткарлаган. Бу хакта аның белән паркта йөргән журналист Ирина Баблоян әйтте. Аның сүзләренчә, полиция Яшинны тоткарлауның сәбәбен аңлатмыйча машинага алып киткән.
ОВД-Инфо сәясәтченең дустына сылтама белән Яшинны "Лужники" полиция бүлегенә алып китүләрен хәбәр итте.
Полиция бүлегенә Илья Яшинның адвокаты Вадим Прохоров килгән, ләкин аны Яшин янына уздырмаганнар. Бу хакта ул үзе Facebookта язды.
Оппозиционерга полиция хезмәткәренә буйсынмау турында административ эш ачарга телиләр. Бу маддә нигезендә 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу каралган.
"Имеш тоткарлау вакытында ул аларны хурлаган һәм сүгенгән! Бу һич алай түгел", дип язган Баблоян.
Илья Яшин - Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе.
Элегерәк Яшинга "Русия армиясен дискредитацияләүдә" гаепләп штраф салганнар иде. Аңа каршы шундый дүрт административ эш кузгатылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!