Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Джонсон Русия галимнәрен Британиягә күченергә чакыра


Британия премьер-министры Борис Джонсон
Британия премьер-министры Борис Джонсон

"Путинның көч куллануына шомланып караучы һәм илдә үзен имин хис итмәүче Русия галимнәре һәм тикшеренүчеләре, сез кыю рәвештә Британиягә күченү өчен гариза тапшыра һәм азатлык, белемгә омтылу югары бәяләнгән илдә эшли аласыз”, дип белдергән ул.

Британия премьер-министры Борис Джонсон Русия галимнәренә мөрәҗәгать итте, ул Путин сәясәте һәм илдәге вазгыятьтән канәгать булмаучыларны Британиягә күченергә чакырды, дип яза The Guardian.

— Путинның көч куллануына шомланып караучы һәм илдә үзен имин хис итмәүче Русия галимнәре һәм тикшеренүчеләре, сез кыю рәвештә Британиягә күченү өчен гариза тапшыра һәм азатлык, белемгә омтылу югары бәяләнгән илдә эшли аласыз, — дип белдергән ул Бавариядәге "Зур җиделек" саммитында.

Джонсон бу тәкъдимне Украина һәм Британия университетлары хезмәттәшлеген киңәйтү кысаларында ясавын әйткән.

"Тикшеренүчеләр куркыныч зонасында" дигән програм кысаларында, Британиягә Украинаның 130лап галиме киләчәк, бу програмның бюджеты хәзер якынча 10 млн фунт стерлингка арттырылган. Хәзер Британия хакимиятләре бу ярдәмне Русия галимнәренә дә тәкъдим итә, дип яза The Guardian.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, март аенда Британия хакимиятләре Украина галимнәренә ярдәм итү өчен 3 млн фунт стерлинг бүлеп бирәчәген хәбәр итте. Шул ук вакытта Лондон Русия дәүләт университетлары һәм оешмалары белән берлектә уздырылучы тикшеренү програмнарын финансламаячагын да белдерде.

Апрель ахырында АКШ президенты Джо Байден "президент Владимир Путинны "талантлы русияләрдән мәхрүм итү" өчен, конгресска Русия галимнәренә виза бирүне җиңелләштерергә тәкъдим итте, бу хакта The New York Times язган иде. Газет мәгълүматынча, бу тәкъдим – ясалма интеллект, атом-төш инженериясе, квант физикасы кебек өлкәләрдәге магистр яки фәннәр докторы дәрәҗәсе булган Русия ватандашларына кагыла.

Май уртасында Русия фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев, Кушма штатлар Русиянең иң яхшы галимнәрен үз ягына тарта дип белдергән иде. Ул илдә белгечләргә "эшләү уңайлырак булырдай" шартлар тудырырга чакырды. Шулай ук ул Русия дус булмаган дәүләтләр дип санаучы илләрнең галимнәре белән фәнни элемтләрне өзүгә каршы чыкты, бу элемтәләрне торгызу авыр буачак, дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG