Татарстан автомат рәвештә гадиләштерелүче салым системы (АУСН) тәҗрибәсендә катнашачак , чөнки Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белән беррәттән Татарстан да Русиянең таяныч төбәге булып тора. Бу хакта матбугат очрашуында Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте, дип яза "Бизнес Online".
Тәҗрибәдә дүрт төбәк катнаша: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Калуга өлкәсе.
"Дүрт төбәк тә Русиянең алдынгы төбәкләре. Бәлки Калуга кермидер, әмма анда эшмәкәрлек нык үсә. Алар Русиянең таяныч өлкәләре булып тора" дигән Сафиуллин.
1 июльдә кече эшмәкәрлек өчен махсус салым тәртибе гамәлгә керәчәк. Кече эшмәкәрләр һәм хосусый эшмәкәрләр автомат рәвештә гадиләштерелүче салым системын файдалана алачак. Тәҗрибә дүрт төбәктә 2027 елның 31 декабренә кадәр барачак. Бу салым түләү тәртибен сайлаган эшмәкәрләргә салым декларацияләрен рәсмиләштерү шулай ук иминиятләштерү кертемнәре түләү кирәк булмаячак. Шул ук вакытта салым процентлары хәзергедән югарырак булачак: 6 процент урынына, 8 процент.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз