Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илона Макаренко тагын Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе булып кала


Илона Макаренко (уртада). Архив фотосы
Илона Макаренко (уртада). Архив фотосы

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе булып янәдән Илона Макаренко кала, ул бу вазифада 2019 елдан бирле. Аерым алганда, сайлау комиссиясе 2023 елда Дәүләт җыены депутатларын сайлау, 2024 елда Русия президентын һәм Башкортстан башлыгын сайлауны оештырырга тиеш булачак.

28 июньдә Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенең беренче утырышы узды, анда комиссия рәисен сайладылар, дип хәбәр итә "Башинформ".

Җитәкче итеп янәдән Илона Макаренко кала, ул бу вазифада 2019 елдан бирле. Рәис урынбасары Марат Гадилов һәм комиссия сәркатибе Марина Долматова да үз вазифаларында кала.

Республика башлыгы фәрманы белән Үзәк сайлау комиссиясенең яңа әгъзалары итеп Ләйсән Гарипова, Иван Мосунов, Руслан Ямалетдинов һәм Александр Яшинов билгеләнгән.

Башкортстан Корылтаеннан Рөстәм Бикмәтов, Елена Галиәкбәрова, Игорь Ермолаев, Таһир Закиров һәм Вадим Садыйков Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары булган.

Республика сайлау комиссиясенең вәкаләтләре биш ел гамәлдә булачак. Аерым алганда бу вакыт эчендә сайлау комиссиясе 2023 елда Дәүләт җыены депутатларын сайлау, 2024 елда Русия президентын һәм Башкортстан башлыгын сайлауны оештырырга тиеш булачак.

Илона Макаренко 1968 елда Уфада туган. Юридик фәннәр докторы дәрәҗәсе һәм профессор исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG