29 июньдә Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Русиякүләм җыены ачылды.
Бүген аның пленар утырышында Русиянең 26 төбәгеннән укытучылар, методистлар, мәктәп мөдирләре дигиталлашу шартларында татар телен өйрәнү, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, туган телләрдән Бердәм дәүләт имтиханы бирү мөмкинлеген канунлаштыру, милли мәктәпләрне үстерү һәм милли белгечләр әзерләү кебек мәсьәләләр турында фикер алышачак, бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.
Чара алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика мәгариф министры Илсур Һадиуллин андагы күргәзмә белән танышкан, аларга татар телен укыту ярдәмлекләрен, татарчага өйрәтүче мультфильмнар, милли орнаментлы мендәрләр һәм түбәтәйләр күрсәтелгән диелә.
Күргәзмәдә Миңнеханов белән бергә Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Русия думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйлметдинов, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та булган.
2017 елда татар теленә һөҗүм башланганнан соң Азатлыкның ел саен татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кимиячәк дигән кисәтүе тормышка ашты. Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Бу имтиханны 2017 елда 74 бала тапшырган булса, 2018 елда – 18, 2019 елда – 15, 2020 елда – 9 укучы бирде.
Быел июнь башында Русия думасына туган телләрдән Бердәм дәүләт имтиханы бирү мөмкинлеге турында канун өлгесе кертелде. Аны Башкортстан Корылтае депутатлары һәм Русия думасына Башкортстаннан сайланган Эльвира Әиткулова тәкъдим итте.
Канун өлгесе думада теркәлде. Парламент аны карауны хуплаган очракта, ул төбәкләргә юлланачак һәм думада беренче укылышта каралачак. Канун өлгесе Русия депутатлары тарафыннан кайчан өйрәнелә башлаячагы әйтелми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!