Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казан һава аланында Украина ягында сугышырга ниятләгән егетне тоткарлаганнар


Украинаның халыкара легионы солдатлары. Луһански өлкәсе, Северодонецки, 2 июнь 2022 ел.
Украинаның халыкара легионы солдатлары. Луһански өлкәсе, Северодонецки, 2 июнь 2022 ел.

Егет Путин башлаган сугышка каршы булган һәм Украинаның чит ил ватандашларыннан торган легионына керергә теләгән, анда Әрмәнстан аша барырга ниятләгән диелә.

Казан һава аланында Украинаның чит ил ватандашларыннан торган легионына язылырга теләгән егет тоткарланган. Ул Украина ватандашлыгы алырга теләгән һәм Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Алексей Арестовичка видео яздырган, дип яза Baza.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 28 яшьлек егет бу сугышка каршы чыккан һәм Украинаның халыкара легионы әгъзалары белән элемтәгә чыгу юлын тапкан. Русиядән Украинага китүнең планын уйлый башлаган. Ул Әрмәнстан аша очарга булган диелә.

Украиннар яклы булуын дәлиләү өчен ул Арестовичка видео яздырган, үзенә украин ватандашлыгы бирүне сораган һәм халыкара легионга керергә сүз биргән. Әмма Русиядән очып китә алмаган.

Казан һава аланында аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре каршы алган һәм тоткарлаган. 27 июньдә егеткә Җинать кодексының 208 маддәсе нигезендә ("канунсыз кораллы төркем оештыру яки анда катнашу") җинаять эше ачылган. Аны 8 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. 27 февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Украинаны яклап сугышырга теләгән чит ил ватандашларыннан "халыкара легион" оештырылуын игълан итте.

Сугыш бишенче ай бара. Бу вакыт дәвамында бөтен дөнья украиннарга теләктәшлек йөзеннән берләште дияргә була. Дәүләтләр Украинага финанс ярдәме һәм корал җибәрә, качакларга сыену бирә, иҗтимагый оешмалар һәм активистлар төрле ярдәм фондлары оештыра, авыр хәлдә калган украиннарга акча җыя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG