Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле урынбасарын эшеннән җибәрде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә Михаил Михалин халыкара һәм икътисади элемтәләр өчен җаваплы иде. Ул анда 2019 елдан эшләде.

Бүген, 30 июньнән Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Михаил Михалин вазифасыннан китә. Түрәне эшеннән азат итү турындагы боерыкны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Документ Татарстан президенты сайтында чыккан.

Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә Михалин халыкара һәм икътисади элемтәләр өчен җаваплы иде. Аның 2019 елда керешкән вазифасыннан үз теләге белән китүе әйтелә.

Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиллеген Равил Әхмәтшин җитәкли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG