Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазы мәхкәмәсе активист Ләйсән Солтангәрәеваны сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан өчен штрафка тарткан


Ләйсән Солтангәрәева
Ләйсән Солтангәрәева

Туймазы районара мәкхәмәсе сугышка каршы ялгыз пикетка чыкканы өчен активист Ләйсән Солтангәрәеваны 30 мең сумга штрафка тарткан, дип хәбәр итә Уфа against Telegram-каналы.

11 апрель көнне Солтангәрәева "Сугыш - ул үлем һәм фәкыйрьлек" дигән плакат тотып чыккан булган. Аңа Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3нче маддәсе, 1 өлеше) беркетмә төзелгән.

Солтангәрәева мәхкәмә утырышында үзенә беркетмә төзегән полиция вәкилләрен дә катнаштыруны сораган булган, хөкемдар моның белән килешкән, әмма полиция вәкилләре утырышка килмәгән.

17 майда Уфаның Совет районы мәхкәмәсе сугышка каршы ялгыз пикетка чыкканы өчен Солтангәрәеваны 35 мең сумга штрафка тарткан иде инде.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG