Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотреднадзор коронавируска бәйле барлык чикләүләрне гамәлдән чыгарды


Битлек кию таләбе һәм җәмәгать туклануы урыннарының төнлә эшләвен тыю да гамәлдән чыгарыла.

Бу турыда оешманың матбугат өчен чыгарган белдерүендә языла.

Бу карар Русиядә һәм дөньяда коронавирус пандемиясенең интенсивлыгы тотрыклы рәвештә кимү баруы белән бәйле диелә. Аерым алганда, рәсми саннарга караганда, Русиядә коронавирус белән авыручылар бу чирнең таралуы иң югары ноктада булган февраль ае белән чагыштырганда 64 мәртәбәдән дә күбрәккә кимегән. Моннан тыш кешеләрнең авыруны җиңелрәк кичерүе әйтелә.

Коронавирус көчәя башлаган очракта чикләүләрнең яңартылу мөмкинлеге әйтелә.

Дөнья сәламәтлек оешмасы пандемия әле тәмамланмады дип исәпли. Оешма фикеренчә, коронавирусның хәзер булган вакциналарга бирешмәүче куркынычрак штаммы барлыкка килергә мөмкин. Оешма шулай ук бу җәйдә коронавирус таралуның яңа көчле дулкыны булачак дип фаразлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG