Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан президенты протестлар булган Каракалпакстанда гадәттән тыш хәл тәртибе кертте


Шулай ук 21:00дән 07:00гә кадәр комендант сәгате кертелә.

Каракалпакстандагы протестлар 1 июльдә, Үзбәкстанда яңа конституция өлгесе бастырылганнан соң башланды. Яңа өлге Каракалпакстанның суверенлыгын һәм аның Үзбәкстаннан аерылу хокукын кире кага. Каракалпакстан Үзбәкстан җирлегенең 40% били, төбәктә халыкның 7% - якынча 2 миллион кеше яши.

"Хук" басмасы мәгълүматларынча, 2 июль иртәсендә активист Дәүләтморат Таҗиморатовны тоткарлаганнар. Ул бер көн алда гына митингта 5 июльдә яңа протестлар булачагын игълан иткән иде. 1 июль кичендә дә Таҗиморатовның тоткарлануы хәбәр ителде, ләкин соңрак аны җибәрделәр. Басма язуынча, бу юлы биш автобус белән активистның өенә килеп, аның үзен һәм җыелган бар халыкны алып киткән.

Каракалпакстанда интернет белән проблемнар туган, вакыйга урыныннан фото һәм видеоларны җибәрү мөмкин булмаган.

Кайбер шәһәрләрдән Нукуска керү юлы ябылган дип хәбәр ителә. Шулай ук Казакъстан-Каракалпакстан чигендәге пункт да ябылган.

Үлүчеләр һәм яраланучыларның күпме булуы турында төгәл мәгълүмат юк.

2 июль кичендә Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев һәм шулай ук ил премьер-министры Габдулла Ариповның очкычлары Ташкенттан Нукуска очуы билгеле булды.

Президент Мирзияев, Каракалпакстанда чыгыш ясаганда, депутатларны Конституциягә Каракалпакстан статусы турында үзгәреш кертүләре һәм раслаулары, һәм халыкның ризасызлыгы турында хәбәр итмәүләре өчен тәнкыйтьләде. Чыгышның видеоязмасы президентның матбугат хезмәте тарафыннан таратылды.

Мирзияев "Каракалпакстан кешеләре риза булмаса, бер генә маддә дә үзгәртелмәячәк", диде.

Президент фәрманы белән 3 июльдән 2 августка кадәр Каракалпакстанда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Карар "ватандашларның иминлеген тәэмин итү, аларның хокукларын һәм ирекләрен яклау, тәртип торгызу" максатында эшләнә диелә. Моннан тыш, гадәттән тыш хәл тәртибе вакытында 21:00дән 07:00гә кадәр комендант сәгате кертелә.

Үзбәкстан президенты Мирзияев бүген республика башкаласы Нукуска кабат килде дип хәбәр ителә.

Каракалпаклар - төрки халык, саннары якынча 600 меңләп исәпләнә. Күбесенчә Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстан автоном республикасында яшиләр. Республиканың үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG