Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский украин гаскәрләренең Лисичанскины калдыруын раслады


Лисичански тирәсендә. Архив фотосы, май, 2022 ел
Лисичански тирәсендә. Архив фотосы, май, 2022 ел

Бу "гаскәрләребезнең гомерен саклау өчен" эшләнде, ди Украина президенты.

Украина президенты Владимир Зеленский украин гаскәрләренең Лисичанскидан чигенүен хәбәр итте. Моңарчы Русия саклану министрлыгы Луһански "халык республикасы"н контрольгә алуын белдергән иде.

— Хәрбиләребезнең гомерләрен саклыйбыз. Диварларны төзербез, җирне кире кайтарырбыз, ә барысыннан да ныграк кешеләрне сакларга кирәк. Әгәр гаскәрдәге хәрби җитәкчеләребез, фронтның утлы корал ягыннан дошман көчлерәк булган билгеле бер нокталарыннан кешеләрне ала икән, ә бу Лисичанскига да кагыла, бу бер генә әйберне аңлата: тактикабыз һәм чит илләрдән заманча корал җибәрүләрен арттыру ярдәмендә без кире әйләнеп кайтачакбыз, — ди Зеленский видеомөрәҗәгатендә.

Аның сүзләренчә, Украина үз җирләрен бирми. Мәскәүдә кемдер Луһански өлкәсе алынуы турында ни дә булса белдерә икән, Зеленский аларга 24 февраль алдыннан, һөҗүмнең беренче көннәрендә, язын һәм хәзер биргән хисапларын исләренә төшергә тәкъдим итте.

— Бу вакыт эчендә нәрсәләре бар, моның өчен ни кадәр түләделәр – реаль бәя бирсеннәр. Чөнки аларның хәзерге хисаплары да, ул чактагы хисаплары кебек үк, көл булачак, — ди Украина президенты.

3 июль кичендә Украина кораллы көчләре баш штабы Украина гаскәрләренең Лисичанскины калдыруын хәбәр итте. Лисичански Украина контролендәге Луһански өлкәсенең соңгы зур шәһәре иде.

— Артиллерия, һава һөҗүме, сугыш кирәк-яраклары һәм гаскәр саны ягыннан Русия көчләренең күп тапкырлар өстенрәк торуы шартларында, шәһәрне саклауны дәвам итү үлемнәргә китерәчәк. Украина яклаучыларының гомерләрен саклап калу өчен, китү турында карар кабул ителде, — диелә баш штаб хәбәрендә.

Гаскәрләрне шәһәрдән күчерү турында хәбәр расланганчы, аның яулап алынуы турында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм саклану министры Сергей Шойгу сөйләгән иде. Министр бөтен Луһански өлкәсе Русия гаскәрләре контролендә дип белдерде.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG