Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанс министрлыгы дәүләт програмнарына чыгымнарны киметергә тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 елда Кырымны һәм Акъярны (Севастополь) үстерүгә бүлеп биреләчәк акчаларны 15,8 млрд сумга, авыл хуҗалыгын үстерүгә биреләчәген - 25 млрд сумга, уңайлы һәм арзан торак белән тәэмин итү програмын финанслауны – 37,7 млрд сумга киметмәкчеләр.

Русия финанс министрлыгы 2023-2025 елларда дәүләт програмнарына 1,6 триллион сум күләмендәге чыгымнардан баш тартырга тәкъдим итә. Бу хакта министрлык материалларына таянып "Ведомости" яза.

2023 елда дәүләт програмнарын тормышка ашыруга 557 млрд сумга азрак тоту, 2024 елда чыгымнарны 539 млрд сумга, 2025 елда 534 млрд сумга киметү күздә тотыла.

Бюджет чыгымнарын оптимизацияләү 50 дәүләт програмына һәм програмда булмаган 62 юнәлешкә кагылачак диелә.

Чыгымнар аеруча түбәндәге дәүләт програмнарына кимер дип ниятләнә: "Транспорт системын үстерү" (өч елда 390 млрд сум), "Фәнни-технологик үсеш" (150 млрд сум тирәсе), "Илнең саклану мөмкинлеген тәэмин итү" (шул ук чорга 120 млрд сумга азрак ).

Ә 2023 елда Кырымны һәм Акъярны (Севастополь) үстерүгә бүлеп биреләчәк акчаларны 15,8 млрд сумга, авыл хуҗалыгын үстерүгә биреләчәген 25 млрд сумга, уңайлы һәм арзан торак белән тәэмин итү програмын финанслауны – 37,7 млрд сумга киметмәкчеләр.

Финанс министрлыгы вәкиле сүзләренчә, дәүләт програмнары кураторлары кайсы проектларны финанслауны киметәчәген үзләре хәл итәргә тиеш. Бу бюджет чыгымнарының иң мөһимнәрен аерып алу һәм калган акчаларны мөһимрәк юнәлешләргә бирү өчен кирәк дигән газет әңгәмәдәшчесе.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. Русиянең апрельдәге хәрби чыгымнары көнгә 21 млрд сум тирәсе булган дип хәбәр ителгән иде.

Бюджет чыгымнарын оптимизацияләү Татарстанга да кагылды. Аерым алганда, Татарстанның бюджет чыгымнарын оптимизацияләү җиле республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгына кагылды. 11 мартта министрлыкның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе эшчәнлеген туктатулары билгеле булды. "Комсомольская правда" язуынча, авыл хуҗалыгы тармагы инфраструктурасын оптимизацияләргә һәм бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк, шул сәбәпле әлеге идарәне бетерергә булганнар.

Республиканың хөкүмәт йорты, Терлекчелектәге нәсел эше идарәсен бетерү турында карар чыгарды, дип хәбәр ителде, ул да Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгының бер структурасы иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG