Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар өчен яңа хәрәкәтне "октябрят" һәм "пионерларга" бүлмәкчеләр


Дамир Фәттахов.
Дамир Фәттахов.

Русиядә "Зур тәнәфес" дип аталган балалар хәрәкәте оешып килә. Анда башлангыч сыныйфлар, урта сыйныфлар һәм югары сыйныфлар бүленеше булачак.

Русиядә "Зур тәнәфес" дип аталган балалар хәрәкәтен яшькә карап бүлмәкчеләр. Ул Советлар берлеге чорындагы октябрятлар, пионерлар һәм комсомоллар бүленешенә охшаячак. Бу хакта Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов белдерде дип яза РБК.

Фәттахов сүзләренчә, 1-4нче сыйныф укучылары - бер төркем, урта мәктәп һәм 9-11 сыйныфлар аерым төркемнәр тәшкил итәргә тиеш. Шул ук вакытта алар бер "кулчатыр" астында булачак. "Бала бер хәрәкәткә кереп, инде оешма эчендә бернинди авырлыкларсыз этапларны узу мөмкинлегенә ия булырга тиеш", дигән түрә.

19 май – Совет пионериясенең 100 еллыгы көнне Русия думасына Бөтенрусия балалар иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында канун өлгесе кертелде. Бу хәрәкәт совет чорындагы системалы патриотик тәрбия нигезе булган пионериянең яңа формасы булачак дип күздә тотыла. Ул мәктәп яшендәге балаларны, урта махсус уку йортларында укучыларны, Русия укучылар хәрәкәтен, Яшь армияне (Юнармия), балалар һәм яшьләрнең коммерцияле булмаган башка оешмаларын да үз эченә алыр дип көтелә. Мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында бу хәрәкәтнең бүлекчәләре дә оештырылачак.

Оешма эшенең кураторы Русия президенты Владимир Путин булачак. Дамир Фәттахнов хәрәкәт башлыгы булыр дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG