Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июльдән Казанда су тарифы 13 процентка арткан


Бәяләрнең артуы су торбаларын алыштыру өчен булдырылган инвестицион програм белән бәйле. Аның чыгымнары халык җилкәсенә – тарифлар аша төшәчәк.

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгына бәяләр 6,2 процентка артты. Шул ук вакытта 24 шәһәр, 17 бистә һәм 17 авыл өчен тарифлар 9,2 процентка үсә, ә Казанда краннан аккан су бәясе 13 процентка күтәрелә. Бу хакта 5 июльдә Татарстан дәүләт тариф комитеты рәисе Александр Груничев хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Бигрәк тә канализациягә нык арткан - 9,2 процентка . Бер куб метр өчен татарстаннарга 26,02 сум түләргә туры киләчәк. Эчә торган су 6,9 процентка (куб метры 28,69 сум), җылылыкка 6,7 процентка (Гкал өчен 2012,34 сум) арткан. Газ өчен тарифлар 3 процентка, электр энергиясе – 4,5-8,5 процентка, чүп өчен 4 процентка күтәрелгән.

58 район-шәһәрдә тарифларның 9,2 процентка артуын Груничев җирле мәсьәләләр белән бәйләп аңлатты. Мисал өчен 12 районда биологик чистарту корылмаларын куллануга бәя үскән. Яшел Үзән районының Осиново һәм Ютазы районыны Димтамак авылларында тарифлар "Водоканал" оешмасы хезмәткәрләренә хезмәт хакын 16 меңнән 24 мең сумга күтәрү хисабына арткан.

Казанда суга бәя 13 процентка артачак. Бу шәһәрдә су һәм канализация торбаларының таушалган булуы белән бәйле. Яңа тарифлар торбаларны алыштыру өчен инвестицион програмга акча җыюны күзаллый.

Узган ел коммуналь челтәрне яңарту өчен Казан мэры Илсур Метшин Мәскәүдән ярдәм сорады. Федераль үзәк тарафыннан торбаларны алыштыру өчен финанс ярдәм күрсәтелмәде. Татарстан җитәкчелеге бу чыгымны тариф бәясен арттырып алырга карар итте.

Бүген Татарстанда су үткәргечләр һәм канализация торбалары 53 процентка таушалган. Моңа кадәр республиканың төзелеш министры Марат Гайзатуллин Русиягә карата кертелгән санкцияләр шартларында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче оешмалар зур кыенлыкларга тап булган дип сөйләде. Аерым алганда материалларга һәм җиһазларга бәяләр 30-40 процентка арткан, импорт җиһазлары җитми башлаган һәм кредит алу кыенлашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG