Русиянең Европа һәм АКШ технологияләренә бәйлелеге Кытай белән чагыштырганда 6 тапкыр күбрәк. Шуңа күрә Кытай санкцияләр шартларында Русиянең икътисад ихтыяҗларын канәгатьләндерү хәлендә түгел. Бу хакта Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель Япония басмасы Yomiuri-га белдерде.
Русиягә каршы кертелгән санкцияләрнең нәтиҗәсе бармы дигән сорауга Боррель "әйе" дип җавап бирде.
— Санкцияләр инде Владимир Путин һәм аның якыннарына китереп сукты, вакыт узуы белән аларның Русия икътисадына тәэсире көчәя генә барачак, — диде ул.
Алдынгы технологиядә Русия 45%ка – Европага, 21%ка – АКШка һәм нибары 11%ка гына Кытайга бәйле, ди сәясәтче.
Чикләүләр Русиягә каршы Украинага бәреп керүе өчен кертелә, диде Боррель. Аның сүзләренчә, Европа берлеге кабул иткән 6 пакет санкция бүгенге көндә икътисадның күп өлкәсенә, 1200гә якын кешегә һәм 98 оешмага кагыла.
- 24 февраль көнне Русия Украинага каршы сугыш башлады.
- Сугышны туктату максатыннан АКШ, Европа берлеге һәм башка илләр Русиягә каршы икътисади чикләүләр керте. Европа берлеге бүгенге көндә 6 санкцияләр пакетын кабул итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!