Accessibility links

Кайнар хәбәр

​​​​​​​Британия премьер-министры Борис Джонсон вазифасыннан китте


Партиянең яңа җитәкчесен сайлау вакыты киләсе атнада игълан ителәчәк.

Британия премьер-министры Борис Джонсон премьер-министр һәм Конверватив партия җитәкчесе вазифаларыннан китте. Бу хакта ул бүген игълан итте.

Джонсон халыкка рәхмәт белдерде һәм "дөньядагы иң яхшы эшне ташлап китү" бик кызганыч, диде. "Ләкин, сәясәттә алыштыргысызлар юк", дип өстәде ул.

"Вакыйгалар кайвакыт караңгы булып күренсә дә, безнең киләчәгебез искиткеч булачак"диде Джонсон.

Элегерәк аның хөкүмәте премьер белән эшләүдән баш тартты. Министрлар кабинетының 50дән артык әгъзасы һәм кайбер түрәләр эштән китте.

BBC хәбәр итүенчә, Консерватив партиянең яңа җитәкчесе сайланганчы Джонсон премьер-министр вазифасында калачак. Партиянең яңа җитәкчесен сайлау вакыты киләсе атнада игълан ителәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG