Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең элекке премьер-министры Синдзо Абэ аңа ясалган һөҗүмнән соң үлгән


Синдзо Абэ
Синдзо Абэ

Җирле медиа чаралары сәясәтченең йөрәге тибүдән туктаган дип яза. Әлеге хәбәр рәсми расланмаган.

Япониянең элекке премьер-министры Синдзо Абэ аңа ясалган һөҗүмнән соң үлгән. Бу хакта Япония иҗтимагый телевидениесе хәбәр итте.

Хакимияттәге Либерал-демократик фирка мәгълүматына күрә, Абэ Нара префектурасы хастаханәдә вафат булды. Ул анда һөҗүмнән соң китерделде.

Җомга иртәсендә Япониянең элекке премьер-министры Синдзо Абэга урамда һөҗүм ясалды. Сәясәтче Нара шәһәрендә сайлау алды чыгыш ясаганда, аның аркасына аттылар.

Ут ачуда гаепләнгән кеше тоткарланды, аның 41 яшьлек ир-ат булуы билгеле.

Һөҗүмнән соңгы мизгелләр
Һөҗүмнән соңгы мизгелләр

Җирле медиа чаралары сәясәтченең йөрәге тибүдән туктаган дип яза. Әлеге хәбәр рәсми расланмаган, Абэ авыр хәлдә диелә.

Нара префектурасы вәкилләре исә Абэ "йөрәк һәм үпкәләр тукталу хәлендә", ләкин үлем расланмаган дип белдерә, дип яза ТАСС.

Синдзо Абэ Япония премьер-министры вазифасын 2006-2007 һәм 2012-2020 елларда үтәгән. Үзенең вазифадан китүен ул сәламәтлек белән авырлыкларга бәйләгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG