Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда барлык коронавирус чикләүләре гамәлдән чыгарылды


Русиянең Роспотребнадзор хезмәте барлык чикләүләрне 1 июльдә гамәлдән чыгарган иде.

Татарстан хөкүмәтенең бүген дөнья күргән карарында барлык коронавирус чикләүләренең гамәлдән чыгарылуы турында әйтелә. Әлеге чикләүләр 2020 елның 19 мартында 208 санлы карар белән кертелгән иде. Шуннан соң бу документ даими яңартылып торды.

Русиянең Роспотребнадзор хезмәте исә коронавирус чикләүләрен, шул исәптән битлек режимын 1 июльдә гамәлдән чыгарган иде.

Татарстанда битлек режимын июнь башында гамәлдән чыгардылар. Бүгеннән башлап төнге клублар, дискотекалар, ял һәм күңел ачу урыннарының эшчәнлеге дә рөхсәт ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG