Шри-Ланканың иң зур шәһәре Коломбода протестчылар ил президенты утарына бәреп керде һәм аның вазифасыннан китүен таләп итә. Президент тыныч урынга эвакуацияләнгән, аны хәрби-диңгез көчләре саклый, ә шәһәрдә демонстрантлар һәм полиция бәрелешә.
Протестлардаберничә дистә мең кеше, шул исәптән башка төбәкләрдән килүчеләр катнаша. Хакимият вәкилләре протестчыларның бер өлеше шәһәргә "китерелгән" дип белдерә. Шимбә үзәк һоспитальгә 14 демонстрант китерелгән, алар күз яше чыгаручы газдан зыян күргән.
Коломбода җомга кич комендат сәгате игълан ителгән иде, ул үтәлми. Премьер-министр Ранил Викрамасингхе Шри-Ланка сәяси фиркаләре лидерларын ашыгыч җыелышка җыйды. Ул спикерддан парламентны җыюны сорады.
Шри-Ланкада протестлар ел башыннан тынмый. Ил икътисады яңа тарихта иң авыр кризисын кичерә. Шәһәрләрдә ягулык, дарулар, кайбер ашамлыклар дефициты, валюта резервлары тулысынча беткән. Хакимиятләр бу хәлгә җитүне коронавирус пандемиясеннән күрә, чөнки бу туризмның кимүенә китерде. Туризм исә валюта керүнең төп юлы иде.
52 миллиард долларлык тышкы бурыч буенча илдә дефолт булды, хәзер аның реструктуризациясе турында сөйләшүләр бара. Президенты Готобая Раджапакса 6 июльдә Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште һәм аннан кредит бирүне, илгә "Аэрофлот" очкычларын яңадан җибәрә башлауны сорады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!