Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Корбан гаете белән котлап, азат Кырымда бәйрәм итүгә өметләрен җиткерде


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украинада Корбан гаете сугыш шартларында уза. Зеленский котлавында "без азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне яклыйбыз һәм демократик Европача Украина төзибез" диде.

Украина президенты Владимир Зеленский Украина мөселманнарыны Корбан бәйрәме белән котлап Русия агрессиясе безнең җиргә китергән авыр сынаулар һәм югалтулар безне тагын да берләштерде һәм үзгәртте, диде.

Украинның Ислам җәмгыяте - безнең илдә барган мөһим иҗтимагый процессларда актив катнашучы, дип язды ул. "Ышанам ки, җиңү безнең якта булачак, чөнки без бергә көчле бер көч. Без азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне яклыйбыз һәм демократик Европача Украинаны төзибез" диелә президент сайтында Корбан бәйрәме уңаеннан урнаштырылган котлауда.

Ә инде социаль челтердә урнаштырган видеоязмасындагы котлауда ул аеруча Кырымны һәм кырымтатарларны телгә алды.

"Мин Украина һәм дөнья мөселманнарын котлыйсым килә. Дөньяда тынычлык яңадан торгызылсын, ә явызлык һәрчак җиңелүен телим. Моны бигрәк тә кырымтатар халкы көтә. Мин ышанам ки, бер-беребезне азат Кырымда котлаячак вакытлар җитәчәк", дип басым ясады президент Днепрдан кайтканда юлда язган видеоязмасында.

Корбан бәйрәме белән кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләре дә котлады. Кырымтатар халкы лидеры Мустафа Җәмилев "Ватаныбызда һәм бөтен дөньяда тынычлык һәм гаделлек өчен сабырлык һәм гаделлек телим" дип язды.

Киевтагы кырымтатар ресурс үзәге җитәкчесе Эскендер Бариев без тоткарланган, ирекләреннән мәһрүм ителгән кешеләребез өчен дога кылабыз диде. "Бүген 120гә мөселманыбыз төрмәләрдә утыра. Без сугыш тизрәк бетсен, безнең җирләр азат ителсен һәм без кырымтатар мөселманнары үз гореф-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне Кырымда үткерү мөмкинлеге өчен бүген дога кылабыз", диде.

Корбан бәйрәм намазы Киевтагы мәчетләрнең берсендә үтте.

Украина 24 февральдән бирле сугыш режимында яши. Русия һөҗүме нәтиҗәсендә илдән күп кеше китәргә мәҗбүр булды. Кайбер мәчетләр җимерелде, кайберләре әлегәчә ябык тора.

Русия тарафыннан вакытлыча басып алынган Донецки һәм Луһански өлкәләренә Русия мөфтиятләре керде. Рамазан аенда мөфти Әлбир Крганов Луһанскидагы мөселман җәмгыятләрен үз диния идарәсенә алачагын әйтте. Мөфти Равил Гайнетдин һәм аның диния идарәсе "ДНР" мәчетләре һәм мөселман җәмгыятьләрен контрольгә алуын әйтте.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG