Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда сугышка каршы чыгучы кеше "фейклар" маддәсе нигезендә хөкем ителде


Русиядә сугышка каршы протест чарасы (февраль ахыры)
Русиядә сугышка каршы протест чарасы (февраль ахыры)

Ул 8 айлык төзәтү эшләренә җибәрелә.

Оренбурның Джерзинский районы мәхкәмәсе 22 яшьлек Иван Москаленконы армия турында "фейк" таратуда гаепләү эше нигезендә 8 айлык төзәтү эшләренә хөкем итте. Бу турыда "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков яза.

Москаленко – Русиядә гаскәр турында ялган тарату җинаять эше нигезендә хөкем ителгән дүртенче кеше. Русия Украинага каршы сугыш башлагач март аенда җинаять кодексына кертелгән бу маддә сугышка каршы чыгучыларны хөкем итү өчен кулланыла.

Москаленконы маддәнең беренче өлеше нигезендә хөкем иттеләр. Аңа өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный иде. Ул үзен гаепле дип таныды. Тикшерүчеләр белдерүенчә, Москаленко 25 мартта телефоны аша Русия хәрбиләре турында "ялган мәгълүмат" тараткан. Чиков язуынча, Москаленко Русия хәрбиләренең Украинадагы гамәлләре турында өч видео чыгарган.

"Фейклар" эшләре нигезендә хөкем ителүчеләрнең әлегә берсе генә иректән мәхрүм ителде. Ул – Мәскәү муниципаль депутаты Алексей Горинов. Аны җиде елга иректән мәхрүм итү турында карар чыкты. Әлеге маддә нигезендә Русиядә барлыгы 60тан артык кешегә гаепләү белдерелде. Аларның кайберләре тикшерү изоляторына ябылды. Гаепләү белдерелгәннәр арасында күренекле журналистлар Александр Невзоров, Майкл Наки, Илья Красильщик, Руслан Левиев та бар. Алар чит илләргә китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG