Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евро курсы 20 елда беренче тапкыр доллар курсы белән тигезләште


Европа валютасының төшүе икътисадның начараюы турында куркулар белән бәйле.

20 елда беренче тапкыр евро курсы доллар курсы белән тигезләште. Соңгы тапкыр мондый хәл 2002 елның 6 декабрендә булган иде. Евро/доллар пары дөнья базарында евро өчен 1,0066 доллар дәрәҗәсендә сатыла. Евро долларга карата бер ел эчендә 17,8 процентка төште.

Мәскәү биржасында евроның рубльгә карата курсы долларга карата курсыннан түбәнрәк.

Европа валютасының төшүе икътисадның начараюы турында куркулар белән бәйле. Курска Европага энергия чыганакларын сату белән бәйле хәлләр дә йогынты ясый дип яза РБК. The Guardian мәгълүматынча, трейдерлар Русия җәйге ремонт эшләре тәмамлангач "Төньяк агым-1" газүткәргечен яңадан кабызмас дип борчыла.

Доллар АКШ Федераль резерв системының инфляциягә каршы каты сәясәте шартларында ныгый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG