Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина саклану министры Русия таркалып, Татарстан һәм Башкортстан аерым дәүләтләр булачак дип саный


Алексей Резников
Алексей Резников

Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип саный. Бу хакта ул The Timesка биргән интервьюда әйтте.

"Якын елларда Русия җирләрендә суверенитетка чакыруларны күрербез дип ышанам. Русиянең язмышы Татарстан, Башкортстан һәм башкаларның төрле илләргә аерылуы белән тәмамаланачак", диде Резников.

Министр шулай ук демократик илләрнең Русиягә каршы берләшүләренә басым ясады. Аның фикеренчә, нәкъ бу "ахыр чиктә империяне дә юк итүгә китерәчәк" хәзерге сугышта җиңелү факторы булачак.

Украина югары радасына депутатлар Алексей Гончаренко һәм Муса Магомедов Чечня бәйсезлеген тану турында канун өлгесен парламентка кертте.

"Ике сугышта Русия көчле һөҗүмнәр ясады һәм утка тотты, нәтиҗәдә Аргун һәм Грозный шәһәрләре (Мариуполь, Северодонецки һәм Украинаның башка дистәләгән шәһәрләре кебек) тулысынча диярлек җимерелде. Ичкерия солдатлары Русия белән сугышта Украинага булыша. Шуңа күрә мин хезмәттәшләремне бу резолюцияне тизрәк кабул итәргә һәм Украина президентын Чечня республикасының бәйсезлеген танырга чакырам, " дип әйтелә Гончаренконың Facebook битендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG