Халыкара валюта фонды башлыгы Кристалина Георгиева глобаль рецессия куркынычы арта дип кисәтә, шул сәбәпле "2023 ел бу елга караганда тагын да авыррак булырга мөмкин", дип фаразлый.
Георгиева глобаль икътисадка тискәре йогынты ясаучы факторларны санап узган. Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында чимал тауарларга бәяләр арта, нәтиҗәдә йөзләгән миллион кеше гаиләләрен туйдыра алмый, ди ул.
Глобаль икътисад үсешен - тәэмин итүләр чылбырындагы өзеклекләр дә тоткарлый, бу тоткарлыклар коронавирус пандемиясе (бигрәк тә Кытайдагы пандемия) белән бәйле.
Моннан тыш дөнья инфляциясе көтелгәннән зуррак булган. Инфляция белән көрәшү өчен Үзәк банклар акча-кредит сәясәтен кырысландыра, төп процентны арттыра. Георгиева сүзләренчә, болай эшләү кирәк, әмма бу икътисадны торгызуга тискәре йогынты ясаячак.
Халыкара валюта фонды башлыгы дөнья икътисадын коткару өчен өч төп адым тәкъдим иткән: инфляция белән көрәшү өчен Үзәк банкның төп процентын арттыру, дәүләт бурычын киметү һәм глобаль хезмәттәшлекне киңәйтү.
2022 елның апрелендә Халыкара валюта фонды 2022-2023 елларга дөнья икътисады үсеше фаразларын 3,6 процентка кадәр киметте.
Георгиева сүзләренчә, июльдә Халыкара валюта фонды фаразларын янә киметәчәк.
Шулай ук апрельдә фонд 2022 ел нәтиҗәләренә күрә Русия икътисады 8,5 процентка түбән тәгәрәячәк дип фаразлады. Шул ук вакытта Украинага каршы сугыш башлаганчы, Русиянең икътисады 2,8 процентка үсәр дип фаразланган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!