Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовиядән хокук яклаучы Ирек Биккининны "Z" хәрефен тәнкыйтьләве өчен штрафка тартканнар


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Биккинин "Z" хәрефен генә тәнкыйтьләгән, Русиянең Украинадагы хәрби хәрәкәтләрен телгә алмаган булган, дип искәртелә.

"ВКонтакте"да "Z" тамгасын тәнкыйтьләп фикер белдергәне өчен Мордовиянең Ләмберә район мәхкәмәсе хокук яклаучы Ирек Биккининны 30 мең сумга штрафка тарткан. Мәхкәмә карары 7 июльдә чыккан. Биккинин Азатлыкка әйтүенчә, ул бу карарны мәхкәмәгә шикаять итәчәк.

Биккининны Русия гаскәрен дискредитацияләү (Административ хокук бозулар кодесының 203.3 маддәсенең 1 өлеше нигезендә гаепле дип тапканнар. Басма искәртүенчә, Биккинин "Z" хәрефен генә тәнкыйтьләгән, Русиянең Украинадагы хәрби хәрәкәтләрен телгә алмаган.

"Каспаров.ру" мәгълүматына күрә, Биккинин "ярым свастикага охшаш әлеге чит ил хәрефенә вазифаи затлар сокланган кыяфәт чыгарырга мәҗбүр, алардан башка, бу хәрефне хуплаучы бер кешене дә белмим", дип тә язган булган. Моны уйлап тапкан кеше "1930-1940 еллардагы алман эстетикасы җанатары күрәсең", дип фаразлаган һәм "Z" хәрефен – 1942 елның декабрендә Ленинград янында үлгән бабасының хәтерен мыскыллау дип кабул итүен әйткән.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. "Z" белән беррәттән, "V" хәрефе дә Русиянең Украинага һөҗүменең рәсми булмаган тамгаларыннан берсе санала, ул тактик максатларда Русиянең хәрби техникасына ясала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG