Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Украинаның Винница шәһәренә ракет һөҗүме ясавын раслады


Украина, Винница шәһәре. 14 июль 2022 ел
Украина, Винница шәһәре. 14 июль 2022 ел

Ракет һөҗүме ясалган Офицерлар йорты концертлар залы буларак кулланылган, 14 июльдә анда украин җырчысы Roxolana концерт куярга җыенган. Әмма Русия ягы, бинада Украина кораллы көчләре һәм корал белән тәэмин итүче чит илләрнең вәкилләре киңәшмә уздырды дип ышандырырга тели.

14 июльдә Русия хәрбиләре югары төгәллекле "Калибр" ракетлары белән Украина кораллы көчләренең Винница шәһәрендәге Офицерлар йорты бинасына һөҗүм итте, дип белдерде Русия саклану министрлыгы.

Министрлык ышандыруынча, ракет һөҗүме ясалганда бинада киңәшмә барган, анда "Украина һава көчләренең хәрби җитәкчеләре һәм корал белән тәэмин итүче чит илләрнең вәкилләре" булган.

— Алар Украина кораллы көчләренә очкычларның, һөҗүм итү чараларының чираттагы партиясен тапшыру, шулай ук украин һава паркын төзекләндерү турында фикер алышты. Һөҗүм нәтиҗәсендә киңәшмәдә катнашучылар юк ителде, — дип белдерә министрлык.

Медиа чаралары исә Офицерлар йорты – хәрби объект түгел, мәдәният үзәге дип искәртә. 14 июльдә анда украин җырчысы Roxolana концерт куярга җыенган. Җырчы Винницага һөҗүмдә такымының бер кешесе үлүен, тагын бер кешенең авыр яралануын әйтә.

Соңгы мәгълүматларга күрә, Винницага ракет һөҗүме аркасында 23 кеше һәлак булган, аларның өчесе – балалар. 117 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 71 кеше хастаханәгә урнаштырылган. Кимендә 40 кеше хәбәрсез югалган.

Украина полициясе мәгълүматынча, 14 июльдә Русия очырткан өч ракет Винницадагы офис бүлмәләре урнашкан бинага эләккән. Ракет һөҗүменнән Офицерлар йорты һәм янәшәдә урнашкан торак йортлар, хастаханә зыян күргән.

Украина президенты Владимир Зеленский Винницага һөҗүмне теракт дип атады. Ул Көнбатыш илләргә мөрәҗәгатендә Русияне "террорчы дәүләт" дип тануны таләп итте.

Европа берлеге Винницага ракет һөҗүмен ерткычлык дип бәяләде һәм моңа җаваплы барлык кешеләр җәзага тартылачак дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG