Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулдагы ярминкәдән кергән акчалар Украинага дарулар сатып алуга тотылачак


Хәйрия ярминкәсе
Хәйрия ярминкәсе

16 июль көнне Истанбулның Таксим районында "Russian against war" Istanbul һәм Istanbul protest төркемнәре Украинага ярдәм өчен хәйрия ярминкәсе оештырды. Оештыруда Истанбулдагы яшәүче Украина һәм Русия ватандашлары катнашты. 

Истанбулның иң туристик районы саналган Таксимның Arsen Lupen кафесы каршында чарага килүчеләрне урамнан ук чакырып, украин һәм төрек байраклары күтәргән активистлар каршылады. Өченче катта урнашкан барда украин музыкасы яңгырады, ә дүртенче катындагы ярминкәдә украин милли кухнясы, кулдан әзерләнгән уенчыклар һәм сувенирлар, тематик сурәтле ябыштыргычлар, Украинага багышланган төрле телләрдәге китаплар, Украина әләме төсендәге беләзекләр һәм башка аксессуарлар сатылды.

Ярминкә башында балалар өчен остаханә узды, биредә шулай ук Киевтан махсус китерелгән тауарлар аукционы да оештырылды. Алдагы көнне Истанбул паркларының берсендә ярминкә өчен футболкаларга бизәк төшерү остаханәсе узды. Остаханәдә өлкәннәр дә, балалар да катнашты.

Сатып алучылар арасында төрек телендә дә, украин, инглиз, урыс телендә сөйләшүләр дә ишетелә иде.

Ярминкәдән кергән акча Украинага җибәрү өчен дарулар сатып алуга тотылачак. Дарулар юнәтүне ukraynaistanbulda төркеме оештыра.

14, 15, 16 һәм 17 июльдә төрле илләрдә Украинадагы сугышка каршы халыкара акцияләр уза. Оештыручылар аңлатуынча, бу акцияләр дөнья сәясәтчеләрен Русияне террор иганәчесе дип танырга, террорчылыкны, геноцидны һәм шәфкатьсезлекне финанслауны, агрессор белән хезмәттәшлекне туктатырга чакыру өчен үткәрелә.

Әлеге акция кысаларында 16 июль көнне, Төркиядән тыш, хәйрия һәм башка протест чаралары Париж, Сан-Франциско, Нью-Йорк, Мичиган, Милан, Манчестер шәһәрендә, Польша, Германия, Испания, Бельгия, Австрия, Словакия илләрендә узды.

Якшәмбе көнне акцияләр Канадада, Грузиядә, Норвегиядә, Чили, Нидерланд, Испания, Германия, Польшада үтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG