Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева вафат 


Раушания Юкачева белән хушлашу иртәгә театр бинасында булачак.

Бүген Татарстанның халык артисткасы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия сәхнәсенең якты йолдызларыннан берсе Раушания Юкачева вафат булган. Бу хакта Г.Камал театры хәбәр итә.

Раушания Юкачева 1959 ел­ның 18 фев­ра­лен­дә Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1981 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Әл­мәт те­ат­ры­нда эшли башлый. 1983 ел­дан Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эшли.

Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG