Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Путинга карикатуралар чыгаруы өчен Швейцария газетына мәхкәмә белән яный


Владимир Путин
Владимир Путин

Рәсемдә Русия президенты кызыл шамакай борынлы, йөзенең бер өлешенә салават күпере ясалган. Русиянең Швейцариядәге илчелеге хезмәткәрләренә Украина президенты Владимир Зеленскийның каһарман рәвешендә сурәтләнүе дә ошамаган.

Русиянең Швейцариядәге илчелеге Neue Zurcher Zeitung газетының баш мөхәррире Эрик Гуйерны басмада "даими рәвештә төрле авторларның материаллары чыга, алар әдәпсез рәвештә Русия җитәкчелегенә аталган уйдырмаларын һәм сүгенүләрен тарата һәм җавапка тартылмый" дип гаепләде һәм Швейцария газетын мәхкәмәгә бирергә ниятләвен белдерде.

Аерым алганда Русия дипломатлары Neue Zurcher Zeitung-та чыккан Владимир Путин карикатурасына ризасызлык белдерә. Рәсемдә ул кызыл шамакай борынлы, йөзенең бер өлешенә салават күпере ясалган.

Русия илчелегендә, мәкаләгә кушып бирелгән бу карикатура "Русия лидерының шамакайлыкка, ЛГБТ җәмәгатьчелегенә һәм сугыш җинаятьчеләренә" катнашы бар дип ишарәли дип саныйлар.

"Русия президентына килгәндә, аның бик диндар православ кеше булуы һәм Русия җәмгыятендә традицион христиан кыйммәтләрен саклау яклы булуы билгеле (ул ЛГБТ җанатары түгел, шуңа күрә йөзен салават күпере төсләренә буяулары, Русиядәгечә әйтсәк, ни авылга, ни шәһәргә)", диелә баш мөхәрриргә язылган хатта.

Русия дипломатлары фикеренчә, Путинны "сугыш җинаятьчесе" дип атау да "дәлилсез турыдан-туры мыскыллау булып тора".

Русиянең Швейцариядәге илчелеге хезмәткәрләренә бу мәкаләдә Украина президенты Владимир Зеленскийның каһарман рәвешендә сурәтләнүе дә ошамаган.

"Шамакайлык турында сөйләгәндә, бу очракта Украина кәмитчесе В. Зеленскийның үткәне турында телгә алу урынлырак булыр иде", диелә илчелек хатында.

Neue Zurcher Zeitung әлегә илчелек язган хатка җавап чыгармады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG