Татарстан медальләргә, түшкә тагыла торган тамгаларга, алар өчен савытларга һәм каптырмаларга заказ биргән, моның өчен 26,4 миллион сум тотылачак, дип хәбәр итә "Реальное время". Республика президенты эшләре идарәсе "Алмаз" зәркән ширкәте белән килешү төзегән.
Килешүдә язылганча, аерым алганда "Татарстан республикасы алдындагы казанышлар өчен" дигән алтын йөгертелгән 100 көмеш медаль, аларга каптырма һәм тартма әзерләп бирергә кирәк. Мондый бер медальнең бәясе 9970 сум.
Заказда "Фидакарь хезмәт өчен" дигән 500 көмеш медаль дә бар, берсе 8750 сумга төшә.
"Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" дигән 200 көмеш медаль дә әзерләнәчәк, аның берсе 7100 сум.
"Атказанган хезмәткәр" мактаулы исеме" дигән 1500 көмеш түштамга (берсе 9700 сум), "Ата-ана батырлыгы"дигән 100 медаль (һәрберсе 34әр мең сум) эшләп бирүләре дә сорала. Татарстанның дәүләт бүләкләре өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Килешү 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!