Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОның Европадагы элекке җитәкчесе Украинадагы сугыш "туңдырылган низаг" белән бетәчәк дип фаразлый


Адмирал Джеймс Ставридис. Архив фотосы
Адмирал Джеймс Ставридис. Архив фотосы

Джеймс Ставридис фаразынча, Русиянең Украинага каршы сугышы тагын 4-6 ай дәвам итәчәк һәм Корея сугышыннан соң булган шикелле милитаризацияләнгән зона ясап төгәлләнәчәк.

НАТОның Европадагы берләшкән кораллы көчләре элекке баш хәрби җитәкчесе Джеймс Ставридис фаразынча, Русиянең Украинага каршы сугышы тагын 4-6 ай дәвам итәчәк һәм "туңдырылган низаг" белән, Корея сугышыннан соң булган шикелле милитаризацияләнгән зона ясап төгәлләнәчәк. Ставридис бу хакта Американың 77WABS радиосы эфирында белдергән.

Президент Владимир Путинның хәрби ниятләре артык нәтиҗәле булып чыкмады, Украинага һөҗүм иткән чактагы маштаблы ниятләр белән чагыштырганда, Русия гаскәрләре зур булмаган җирләрне генә яулап ала алды, дип искәрткән Ставридис. Үз чиратында "украиннар нык каршы тора", әмма күп айлар дәвам иткән хәрби низагка беркем дә түзә алмый" дип әйткән НАТО көчләренең элекке хәрби җитәкчесе.

Корея сугышы 1950 елдан 1953 елга кадәр барды, Төньяк һәм Көньяк Кореянең аңлашуы белән тәмамланды, әмма тынычлык килешүе әле дә имзаланмаган һәм формаль яктан ике ил дә сугыш хәлендә.

Русия Украинага Путин фәрманы белән 24 февральдә һөҗүм итте. Русия гаскәрләренең иң зур уңышлары сугышның беренче көннәрендә булды: алар Херсонны, Луһанскиның зур өлешен һәм Украинаның көньяктагы җирләренең бер өлешен үз контроленә алды. Соңрак Русия гаскәрләре Украинаның төньяк районнарыннан, Харьков яныннан да китте, ә Донбасстагы сугышлар озакка сузылган төсмер алды.

Сугыш башланып, өч ай узгач Русия саклану министры Сергей Шойгу ил гаскәрләренең Украинага һөҗүме махсус акрын бара, бу тыныч халыкка эвакуацияләнергә мөмкинлек бирү һәм халык арасында корбаннар булдырмау өчен эшләнә дип әйтте.

Киев исә украин гаскәрләренең нык каршы торуы Русиянең тиз генә җиңү яулау турындагы ниятләрен юкка чыгарды дип белдерә. Көнбатыш илләренең күзләве дә шундый ук фикердә.

Меңләгән кеше, ә кайбер мәгълүматларга күрә дистәләгән мең кеше сугыш корбаны булды. Украина да, Русия дә рәсми рәвештә үзенең югалтулары турында хәбәр итми. Шул ук вакытта дошман якның һәлак булган солдатлары турында мәгълүмат биргәндә дистәләгән мең кеше үлүе турында әйтәләр.

Сугыш барган шартларда Азатлык бу мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG