Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәхкәмәсе пенсионерны Украина сугышына каршы чыкканы өчен штрафка тарткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәхкәмәдә Евгений Горяев гаебен танымаган һәм пенсиясе аз булу сәбәпле штраф күләмен киметүне сораган, аның пенсиясе нибары 9 мең сум диелә. Шул ук вакытта "Русия гаскәрен дискредитацияләләү" өчен кимендә 30 мең сум штраф җәзасы каралган.

18 июльдә Башкортстан югары мәхкәмәсе Күмертау районара мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдырган, Күмертау мәхкәмәсе 67 яшьлек Евгений Горяевны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләгән (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе, беренче өлеше) дип тапкан булган. Бу хакта Югары мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Апрель башында Евгений Горяев "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Украинадагы сугыш турында үзе язган шигырьне чыгарган булган, Башкортстан эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәгенең өлкән оператив хезмәткәре бу шигырьдә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүгә" өндәү бар дип тапкан.

Пенсионерга административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр. Русия гаскәрен дискредитацияләгән өчен кимендә 30 мең сум штраф җәзасы каралган.

Мәхкәмә карарынча, Горяев "Вконтакте"дагы сәхифәсендә һәм "Безнең каһарманнар. Беркем онытылмаган" ("Наши герои. Никто не забыт") төркемендә "махсус операция" турында берничә язмасын чыгарган, Youtube –тан видеороликлар калдырган, комментарлар язган, аларда Украинадагы "махсус операциягә" каршы булуын, "солдатларыбызның һәлак булуына каршы булуын" белдергән, "кардәш кардәшкә каршы бара һәм солдатларыбыз күп үлә" дип язган.

Мәхкәмәдә Евгений Горяев гаебен танымаган һәм пенсиясе аз булу сәбәпле иң кечкенә штраф күләмен киметүне сораган, аның пенсиясе нибары 9 мең сум диелә.

24 февральдә Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты.

Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG